Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шамил Идиатуллин икенче тапкыр «Большая книга» әдәби премия лауреаты булды

Язучыга «Бывшая Ленина» китабы өчен III дәрәҗә премия тапшырылды

Язучы Шамил Идиатуллинга икенче тапкыр «Большая книга» әдәби премиясен бирделәр. Россиядәге иң дәрәҗәле әдәби премия лауреатлары кичә кич игълан ителде.

Чаллыда үскән татар чыгышлы язучы Шамил Идиатулинның «Бывшая Ленина» китабы III дәрәҗә премиягә ия булды. 

Шамил Идиатуллин беренче тапкыр бу премияне 2017 елда алган иде. Ул чакта «Город Брежнев» китабы III дәрәҗәдәге премиягә лаек дип табылды.

Чаллы татар дәүләт драма театры «Город Брежнев» романы буенча спектакль әзерли. Режиссеры — театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов.

«Болшая книга» премиясе билгеләнү тантанасы Мәскәүнең Станиславский исемендәге электротеатрында оештырылган иде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев