Бу язда хәрби хезмәткә чакырылган Россия гражданнарын кайнар нокталарга җибәрмәячәкләр. Бу хакта Россия Оборона министрлыгы башлыгы Сергей Шойгу белдерде.
"Ассызыклыйм, хәрби хезмәткә алынучылар бернинди кайнар нокталарга да җибәрелмәячәк", - дип вәгъдә итте Шойгу.
Аның сүзләренә караганда, узган язда хәрби хезмәткә чакырылучыларның барысы да хезмәт срогы узганнан соң запаска алыначак һәм яшәү урыннарына җибәреләчәк.
Нет комментариев