Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Чаллы халкын Татарстан Республикасы көне белән котлады

Хөрмәтле чаллылылар! Сезне Татарстан Республикасы көне һәм Чаллы шәһәре көне белән котлыйм!

Дәүләт бәйрәме республиканың төрле милләт һәм конфессия вәкилләре дус һәм тату яшәгән күпмилләтле халкының берләшү символы булып тора.
Татарстан формалашуның меңьеллык чорына шактый сынаулар туры килде, ул, үсеш баскычларының берсеннән икенчесенә күтәрелеп, намус белән җиңеп чыкты. Бу туган җирне ихлас яратучы, ата-бабаларыбызның гасырлар буена яшәгән гореф-гадәтләрен ихтирам итүче, алдагы буыннар казанышларына сак караган, республиканың киләчәк үсеше өчен фидакарь хезмәт куючы кешеләр аркасында мөмкин булды.
Бүген Татарстан - уникаль тарихы һәм үзенчәлекле мәдәнияте булган гаҗәеп як. Бу Россия Федерациясенең илдә генә түгел, чит илләрдә дә нефть-газ химиясе, суднолар төзү, вертолетлар һәм дөньякүләм танылган КАМАЗлар җитештерү үзәге буларак билгеле регион-лидерларының берсе. Республиканың икътисадый потенциалын ныгытуга Яр Чаллы халкы лаеклы өлеш кертә. Без мөһим социаль проектларны гамәлгә ашыруда актив катнашабыз. Соңгы алты елда шәһәрдә алты мәктәп төзелгән, быел шуларның икесе сафка басты. Яңа төзелә торган балалар бакчалары өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларны урыннар белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирде. Узган елдан Татар драма театры яңа заманча бинада тамашачылар кабул итә, "Мастеровые" театры төзелеше бара. Торак йортлар, сәламәтлек саклау учреждениеләре, бассейннар, спорт сарайлары, футбол манежлары төзелә, юллар ремонтлана.

Яр Чаллының иминлеге - шәһәр предприятиеләре һәм учреждениеләре хезмәткәрләренең, кече һәм урта бизнес, җәмәгать оешмалары вәкилләренең, шулай ук Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы хөкүмәте безгә күрсәткән ярдәмнең уртак нәтиҗәсе. Ышанам ки, алга таба да барыбыз бергә, без яраткан шәһәребезнең лаеклы киләчәген тәэмин итәчәкбез, Татарстанның көчле һәм чәчәк атучы төбәк буларак позицияләрен ныгытачакбыз. Бәйрәм белән сезне, Республика көне һәм Шәһәр көне белән!

Н.Г. Мәһдиев, Чаллы шәһәре мэры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау