Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәргә "зур"автобуслар кайчан кайтыр

Яр Чаллыда инвалид балаларның әти-әниләре шәһәргә зур автобусларны кайтаруны таләп итә

Инвалид балаларның ата-аналары шәһәр хакимиятенә зур шәһәр автобусларын кире кайтару үтенече белән мөрәҗәгать итте. Бу хакта "Яңа Гасыр" телеканалы яңалыклары хәбәр итә.

Инвалид балаларның әти-әниләре инде берничә ай реабилитация үзәгенә такси белән, я җәяү барырга мәҗбүр. Маршрутка йөртүчеләр инвалидларны коляскада йөртүдән баш тарта. Ата-аналар зур шәһәрдә зур автобусларының булмавы халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәренең хокукларын боза дип ассызыклый.

Шәһәр хакимияте тиздән автобуслар Чаллыга кайтачак, дип ышандыра. Хәзер зур габаритлы автобусларда пассажирлар ташуны гамәлгә ашыруга инвесторларны җәлеп итү буенча эш алып барыла. Ә әлегә трамвайлардан файдаланырга тәкъдим итәләр, әгәр маршрут хәрәкәт итү өчен туры килә икән.

Чыганак Реальное время

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев