Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Шәһри Чаллы” биетте! Конкурска нәтиҗәләр ясалды

“Шәһри Чаллы” яңалыклар белән, кызыклы кешеләр белән таныштырып кына калмый, ул  биетә дә әле! 2021 ел Татарстанда Туган телләр елы дип игълан ителде Бу - татар теле, милли гореф-гадәтләребез, мәдәниятебезгә аеруча игътибар юнәлтү өчен бик кулай мөмкинлек. “Шәһри Чаллы биетә” бәйгесе оештырды шартлары буенча укучыларыбыз татарча биегәннәрен видеога төшереп җибәрергә тиеш иде. Май ае дәвамында без аларны Инстаграмда урнаштырып  бардык. Шушы көннәрдә нәтиҗәләр дә ясадык.

Иң беренче булып  бездә Тукай районы Калмия авылыннан Ләйсирә Сәхибҗанова  “биеде”. Ул ун елга якын Калмия мәдәният йорты мөдире булып эшли.  Буш вакытларында түбәтәй чигә, җир җиләге җыярга, табигатьне фотога төшеререгә ярата. “Әнкәй мәрхүм Сабан туйларда, уеннарда катнашырга ярата иде, “Күңел” радиосыннан бию көе ишетсә дә, биеп ала иде. Мин дә биюгә битараф тугел” дип уртаклашты Ләйсирә ханым.  Аның видеосын  интернетта 1600 дән артык кеше карады, хуплап смайллар калдырдылар, “Безнең Ләйсирә шундый ул бар яктан да булдыра” дип комментарийлар язды . “Ошый” дигәнне аңлаткан йөрәк билгесен иң күп җыючы да ул.

Гармун көйләренә җиңел итеп басып биегән чираттагы видео безгә  Дамир Һадиевтан, дөресрәге, аның кызы Алсудан килде. Бу постны меңнән артык интернет-дусларыбыз карады, күпләр аны якыннары белән бүлеште. Дамир әфәнде тумышы белән Мамадыш районы Уразбахты авылыннан, бүгенге көндә Түбән Кама шәһәрендә яши, эретеп ябыштыручы булып эшли. Кызы Алсу Чаллыда, бу видеоны ул әтисенең 55 яшьлек юбилеен билгеләп үткән вакытта төшергән. “Әтиебез көр күңелле кеше, биергә дә, җырларга да ярата. Тик интернетта бөтенләй утырмый, телефонын да без –якыннары белән элемтәдә тору, сөйләшү өчен генә куллана” дип уртаклашты кызы.

Тукай районы Колыш авылыннан Гөлсәрия апа Сәхәбиеваның биюе күпләр күңеленә хуш килде - аның матур, ипле хәрәкәтләрен, килешле киемнәрен караган саен карыйсы килә! Авылдашлары аның көр күңелле булуын, сәнгатьле шигырь сөйләвен, моңлы җырлавын үз итә. “Үзебезнең Гөлсәрия апа бит бу” дип яратып яздылар аңа комментарийларда да. Авылның йөзе булган бу ханымның тормыш юлы да бай, үрнәк алырлык.

Хезмәттәшебез, ”Шәһри Чаллы” журналисты, блогер Айзирә Имамова бәйгедә әтисе белән катнашты. Актаныш районы Теләкәй авылында яшәүче Әсләхетдин абый интернет-дусларыбызга алтын куллы оста буларак таныш – күптән түгел без аның  шашлык, хашлама кебек ризыклар әзерли торган җайланма ясаган видеосын да күрсәткән идек.  Бу юлы чигүле түбәтәй киеп, Әсләхетдин абый гармунда уйнап, кызын биетеп кенә калмады, ахырдан, күңелле көйгә үзе дә  кушылып, тыпырдап биеп тә алды – язылучыларыбыз аларны хуплап комментарийларда “Айзирә молодцы, Кодабыз шәп сыздыра гармунда “ “Ух.. үзем дә бии башладым” дип яздылар.

Безнең бәйгедә катнашучы чираттагы биюче - Эльмира Әхмәтҗанова. Атаклы мәдәният хезмәткәре, Алабугада « Ак калфак» жәмгыятен җитәкләүче татар җанлы ханым безнең газетаның подписчикларына жәйге сәламнәрен җиткерде. Эльмира ханым Тукай районында эшләп, күп проектлар үткәреп, районны танытуга күп көч куйды. Өстәвенә, ул – өч чибәр кызның яраткан әнисе дә. Аны хезмәттәшләре бүген дә сагына. Комментарийларда да аны күрүләренә шатланып, “Бу Эльмира Михайловна бит!”диючеләр күп булды.

Тагын бер катнашучыбыз – Актаныш районы Әҗәкүл авылыннан Рәилә Яппарова. Аңа 9 яшь. Ул өченче сыйныфны бишле билгеләренә генә тәмамлаган, Актаныштагы бию түгәрәгенә йөри, рәсем ясарга ярата. Әнисе Рузилә ханым әйтүенчә, Рәилә – башлаган эшен ахырына җиткерә белә, актив – төрле бәйгеләрдә бик теләп үзен сыный, еш җиңә. Интернет-дусларыбыз аның биюен ошатып, “Биючегә сүз әйтмәгез, бии-бии остара, молодец”, “Булдырасын Рәилә!” дип яздылар.

Бәйгегә иң соңгы булып кушылган укучыбыз – Чаллы егете, 6 яшьлек Раил Салихов. Ул шәһәребезнең 34нче балалар бакчасына йөри, лего җыярга ярата, компьютер программалаштыруы белән кызыксына, кикбоксинг белән шөгыльләнә, әнисе Мөнирәгә энекәше Данирны карарга ярдәм итә. “Ул бик кызыксынучан бала, башкалар белән уртак тел таба белә, дуслары белән һәрчак тату” - дип сөйләде әнисе.

Бәйге шартлары буенча җиңүчене подписчиклаларыбызның комментарийлар саны буенча  билгелиячәкбез, дип алдан хәбәр иткән идек. Иң күп хуплау сүзләрен Раил биегән видео астында яздылар: “Чын татар малае! Булдырасын Раил!”, “Нинди уңган егет, булдыра”. “ Үзе кечкенә булсада өздерепләр биии”,

“Эшлибез дә, җырлыйбыз да.
Вакыт та бар биергә.
Тыпыр-тыпыр тыпырдашып.
Бергә басыек әле.
Уйнап-көлеп, җырлап-биеп,
Күңел ачыек әле.” 

Май аеның соңгы көнендә Инстаграмда туры эфирда бәйгегә йомгак ясадык. Җиңүчеләребез - иң күп лайкларга лаек Ләйсирә Сәхибҗановага истәлекле бүләк һәм иң күп комментарийлар җыйган Раил Салиховка вәгъдә иткән алтын зәркан эшләнмәсе тапшырдык.

Бәйгедә катнашкан язылучыларыбызга, аларга актив теләктәшлек белдергән интернет-дусларыбызга рәхмәтебезне җиткерәбез, алга таба да бергә калыйк.

 “Шәһри Чаллы” газетасы һәрдаим кызыклы конкурслар үткәрә, бүләкләр уйната – катнашыгыз, һичшиксез, бәхет сезгә дә елмаячак. Якыннарыгыз, дусларыгызның татарча биегәнен, оста итеп гармун уйнаганын, ремонт ясаганын, бакчадагы уңыш, матур чәчәкләр үстергәнен, тәмле ашлар пешергәнен, чиккәнен-бәйләм бәйләгәнен, кыскасы, көндәлек тормыштагы кызыклы мизгелләрне видеога төшереп, социаль челтәрләребезгә яки WatsApp буенча 8 908 333 0370 номерына  җибәрегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар ярышлар