Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Шәһри Чаллы"ның туган көненә 3 көн генә калып бара"

4 август көнне кичке сәгать 6да «Шәһри Чаллы» шәһәрдәшләрне чираттагы «Эх, Чаллы пятачоклары!»на чакыра. Бәйрәм гадәттәгечә Җиңү паркының зур сәхнәсе янында үтә.

Бу юлы бәйрәм газетабызның туган көненә багышлана. Туган көн, әлбәттә, бүләксез булмый. Без дә сездән бүләкләр көтәбез. Ә татарда «Кунак ашы – кара-каршы» дигән күркәм йола бар. Иң шәп бүләк алып килүче самолетта очачак. Ул турыда монда язган идек. Гомумән, бүләк бирүчеләрнең берсе дә сюрпризсыз калмый бездә. 

Пятачокта сезнең өчен эстраданың танылган артистлары чыгыш ясаячак, уеннар, җыр-биюләр булачак, гармун моңы яңгыраячак.

Бер сюрпризны гына әйтеп үтәбез. Бәйрәмдә Чаллы блогеры Олеся Борина, ә социаль челтәрләрдә ул блогын Мама Маликушки дип алып бара, үзенең яңа җырын башкарачак. Олеся "Минем юлым" дип аталган җырын газетабызның туган көнендә башкарачак.

- Көн саен вокалга йөрим, әзерләнәм, кабаланам. Бәйрәмгә нибары 3 көн калып бара. Сез дә җыр сүзләрен ятлап килегез, бәйрәмдә бергә җырларбыз. Мин онытып китсәм, сез дәвам итәрсез, - дип шаяртып сөйли блогер үз язылучыларына.   

Барыгызны да бәйрәмебездә көтәбез! 

Сүз уңаеннан, газетабыз битләрендә Олеся Борина турында саллы материал әзерлибез. Безнең белән калыгыз! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев