Шкафтагы киемнәрне ничек итеп дөрес барларга?
Үз стилен, яшәү рәвешенә нинди кием туры килгәнен аңлап бетермәгәндә кешеләр еш кына киемнәрне уйламый сатып ала. Нәтиҗәдә рубашка, чалбар, итәкләр бер-берсе белән яраклашмый һәм образлар теләсә ничек киенгән дигән тәэсир калдыра. Яисә кешенең үзендә яңа киемнәре булса да кияр әйберем юк дигән фикер туа. Бу очракта стилист Лилия Вәлиева гардеробны барларга тәкъдим итә. Белгеч шкафтагы бар киемнәрне стиль, кешенең төс-кыяфәтенә килешү-килешмәү күзлегеннән тикшереп чыга һәм иң кирәклеләрен генә калдыра.
Әйдәгез әле, шкафтагы киемнәрегезне үзлектән барлагыз. Моны эшләүнең ике варианты бар. Киемнәрегез аз булса, барысын да карап чыгарга кирәк. Күп булса, берничә өлешкә булеп, башта өске киемнәрне категорияләргә аерып тикшерү уңайлы булыр. Киемнәрне елына ике тапкыр барларга киңәш итәм. Хәзер җәйге һәм көзге сезонга әзерләнү дөрес булыр.
Гардеробны тикшергәндә шуны күз уңында тотыгыз – киемнәр эленеп торыр өчен түгел, кияр өчен кирәк, Шуңа күрә размеры зур яки киресенчә кысан булган, төсе яки тукымасы, озынлыгы, сыйфаты ошамаган, кыскасы, ниндидер сәбәп белән киелмичә яткан күп киемнәр булу отышлы түгел. Аз булсын, ошаганнары булсын.
Беренче эш итеп, стиле, фасоны буенча туры килмәгән, сыйфаты начарланган киемнәрне алып куегыз. Аннары калганнарын киеп карагыз. Алар чынлап та сезгә унайлымы, бу киемнән үз-үзегезгә ошыйсызмы? Без хатын-кызлар барыбыз да матур. Килешмәгән кием киеп үзегезнең кыяфәтегезне боза күрмәгез.
Киемнәрнең кирәклеләрен генә калдырганнан соң икенче этапка керешергә була. Ул – шоп лист, ягъни сатып алырга кирәкле әйберләр исемлеген төзү.
Әгәр тормышыгызда үзгәрешләр көтелми икән, бернәрсә дә уйлап табасы юк. Үз стилегезне сайлап алыгыз да, шуна таянып киенегез. Мәсәлән, сез декрет ялында утыручы әни икән, димәк, күп вакытыгызны балалар мәйданчыгында уздырасыз. Бу очракта шуны төгәл әйтә алам, сезгә мини итәк һәм 15 сантиметрлы үкчәле туфли кирәк түгел.
Икенче мисал – сез банкта эшләгәннән соң, аннан киттегез, ди. Алдагы эш урыны әлегә билгесез. Бу вакыт киләчәк турында, нәрсә белән шөгыльләнәчегегез турында уйлау, үз-үзеңне өйрәнү чоры. Курслар үтәсез, белгеч буларак осталыгыгызны арттырасыз икән, бу очракта классик – тыйнак casual стильдәге, тыныч төсләрдән торган образлар сайлагыз. Сез барыгыз да киемгә карап каршы алуларын беләсез. Иң беренче тәэсирне кием ясый, аңа карап безне кабул итәләр, искә алалар. Хәзер бик актуаль булган шәхси бренд төшенчәсе нәкь шул турыда сөйли.
Ахырдан шуны әйтәсем килә – бар тормыш ничек итеп киенүгә бәйле. Һәм бу шаяру түгел.
Лилия Вәлиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев