Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Социаль контрактны кемнәр төзи ала?

Эш эзләгәндә һәм эшкә урнашканда шәһәрдәшләр социаль контракт кысаларында дәүләт ярдәмен ала алалар. Бу ярдәмгә кереме яшәү минимумыннан артмаган кешеләр генә дәгъва итә ала.

Хәзерге вакытта ул 10 622 сум тәшкил итә. Моннан тыш, мөлкәт белән тәэмин ителеш 63-ТРЗ кушымтасы белән расланган дәрәҗәдән дә артмаска тиеш. Мәсәлән, кеше милкендә булган бер торак 40 кв. м, ике һәм аннан күбрәк – 23 кв. м. мәйданнан артмаска тиеш.

“Укуларын тәмамлаган студентлар эш эзләячәк. Без аларны социаль яклау органнарына социаль контракт төзү өчен чакырабыз. Моның өчен мәшгульлек үзәгенә беркетелергә кирәк, аннары социаль контракт төзелә. Анда эш эзләүченең билгеле бер срокта эш урыны табуы, ә эшкә урнашканнан соң ул ай саен 10 294 сум күләмендә гарантияләнгән түләү алуы языла. Ягъни, хезмәт хакыннан тыш, кеше дәүләттән күрсәтелгән сумманы ала. Минемчә, бу тәкъдим яшь белгечләр өчен кызыклы булачак. Быел безгә беренче тапкыр армия сафларында хезмәт итеп кайткан егетләр мөрәҗәгать итте. Алар шулай ук мәшгульлек үзәгендә исәпкә бастылар, эшкә урнаштылар. Бер ай эшләгәннән соң, хезмәт хакы турында белешмә алып килү белән аларга акча килә», – диде социаль яклау идарәсе башлыгы Ирина Скрябина.

Үзмәшгуль чаллылылар да социаль контракт төзергә һәм үз эшләрен үстерүгә 75 мең сум алырга мөмкин. Моның өчен яшәү минимумыннан һәм милек белән тәэмин ителеш таләп ителә торган дәрәҗәдән артмаганын раслаучы белешмәләр кирәк булачак.  

“Кеше бизнес оештырырга тели, тик әлегә аны ничек эшләргә кирәклелеген белми икән, ул үзмәшгуль була ала. Бизнес-прект төзеп, социаль яклау идарәсенә килә. Тәкъдим ителгән документлар нигезендә социаль адаптация программасы төзелә. Бу программа ведомствоара комиссия әгъзалары тарафыннан раслана. Аннары үзмәшгуль гражданнарга  эшләрен оештыруга 75 мең сум акча күчерелә. Бездә яхшы мисал бар. Үзмәшгульлек мәсьәләсе буенча безгә яшь кыз мөрәҗәгать иткән иде, ул үз эшен башлап җибәрде. Бу акчалар аңа җиһазлар сатып алырга ярдәм итте. Ел буе үзмәшгуль булып эшләп, хәзер ул шәхси эшмәкәр. Аңа эшен башлап җибәрүдә шулай ярдәм итүебезгә бик шат", - диде Ирина Скрябина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңалыклар