Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Суррогат әни Розалия Мәмәтова бала янына Мәскәүгә җыена

Ул 4 ай элек бер гаиләгә кыз табып биргән иде.

Розалия ханым белән әле дә элемтәдә торабыз. Аның хәлен белештек. "Тернәкләнеп киләм инде, табибка да күрендем. Бар да яхшы дип әйттеләр. Сәламәтлегемне, фигурамны тәртипкә китерергә телим. Спортзалга йорергә иде. Үзем шөгыльләнгән тетахилинг буенча да алга киттем. Хәзер калганнарны да бу юнәлештә укытам. Кеше үз-үзенә ярдәм итәргә өйрәнергә тиеш. Эшемнең максаты шунда,"- дип сөйләде. 

Шулай ук ул соңгы табып биргән кызның хәле турында да әйтте. Кызның әнисе Розалиягә фото да җибәргән. "Шундый сөйкемле бала, тотып сөясе килде. Бер җай чыккач, Мәскәүгә аның янына барып киләсем килә. Әниләре күрешергә риза. Сабыйның авырлыгы инде 8 килограмм. Тешләре әле күренми, әмма тиздән чыгарга ошаган ," - диде ул. 

Розалия әйтүенчә, беренче гаилә баланы алганнан соң аралашмаган. Ул аларга малай табып биргән иде. 

Суррогат әни фатирын яңартырга уйлавын да әйтте. Хәзерге вакытта беренче баланы тапканнан соң бирелгән акчаны кушып алынган фатирны сатуга әзерли. Розалия әле дә ике баласы - кызы һәм улы - белән яши. Кияүгә чыгарга исәпләми.

"Шәһри Чаллы"да Розалия Мәмәтова турында чыккан материаллар: 

Суррогат әни булып фатир алган Розалия Мәмәтова "Шәһри Чаллы"га интервью бирде: "Баланы нибары ике генә сәгать күреп калдым" (укырга)

Розалия Мәмәтова: «Суррогат әни булу – минем кәсебем» (укырга)

Суррогат әни: "Баланы нибары ике генә сәгать күреп калдым" (укырга)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суррогат әни