Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Розалия Мәмәтова: «Суррогат әни булу – минем кәсебем»

Суррогат әниләрнең гонорар суммасы да билгеле. Россиядә ул 600 мең сумнан алып 1,8 млн сумга кадәр тәшкил итә.

Суррогат әни булган Розалия Мәмәтова турында ел башында язган идек. Ул 2020 елның июль аенда бер гаиләгә тупырдап торган малай тудырып бирде. Розалия белән социаль челтәрләрдә әле дә элемтәдә торабыз. Күптән түгел ул блогында үзенең икенче тапкыр суррогат әни статусында булуын хәбәр итте. Нибары ике ел элек кенә 9 ай карынында йөрткән баланы 2 сәгать кенә күреп калып, чит кешеләргә биргән Розалия икенче тапкырга бу эшкә ничек ризалашты икән? Аны моңа ни этәргән? 

Искәртеп китәм, беренче тапкыр суррогат әни булырга аны яшәр урыны булмау проблемасы, үз фатирын алу нияте этәргән иде. Баланы биргәннән соң килгән гонорар акчасына Пермь өлкәсенең Краснокамск шәһәрендә 2 бүлмәле фатир сатып алды Розалия. Хәзерге көндә ул ике баласы – 11 яшьлек кызы һәм 6 яшьлек улы белән әлеге фатирда яши. Ире белән Розалия 2019 елда ук аерылышкан. Тормышындагы зур үзгәрешләр нәкъ шул хәлдән соң – кулында ике бала белән ялгызы калгач башлана да инде.

– Беренче тапкыр суррогат әни булганда 850 мең сум гонорар акчасына икенче бала өчен бирелгән ана капиталын кушып фатир алдым. Бу юлы акча өчен генә бармыйм. Икенче тапкыр суррогат әни буласымны беренче мәртәбә йөкле булганда ук хәл иткән идем. Чөнки авырлы булу миңа ошады. Бу халәтне кабат тоясым килде, – ди Розалия. 

Беренче тапкыр ул Санкт-Петербургтагы агентлык белән хезмәттәшлек иткән, бу юлы Мәскәүдәге агентлык белән эшли.

– Икенче тапкырымда суррогат әниләр белән эшләүче агентлыкны программа аша махсус Мәскәүдән эзләдем. Чөнки монда шартлар күпкә кулайрак. Бәяләр дә башка. Аннары тәҗрибәле суррогат әниләргә тәкъдимнәр дә күбрәк. Монда минем теләкләрне игътибарга алып контракт төзеделәр. Беренче тапкыр үз балаларымнан еракта яшәргә мәҗбүр булсам, бу юлы үз өемдә торам. 32 атнадан соң гына кабат Мәскәүгә барачакмын. Анда инде баланы тудырырга әзерләнү этабы башлана, – дип сөйли Розалия. 

Франция, Германия, Австрия, Норвегия, Швециядә, АКШның кайбер штатларында суррогат юл белән бала табу гомумән тыелган. Россия Конституциясе моны безнең илдә тыймый. Рус эстрадасы артистлары арасында да суррогат әниләр тапкан балаларны үстерүчеләр бар. Мисал өчен, Филипп Киркоров, Алла Пугачева белән Максим Галкин, Сергей Лазарев бу хезмәт аша әти-әни булдылар. 

Суррогат әниләрнең гонорар суммасы да билгеле. Россиядә ул 600 мең сумнан алып 1,8 млн сумга кадәр тәшкил итә. Моннан кала, йөкле аналарга ай саен 20 меңнән 50 мең сумга кадәр акча түләнеп тора. Иң югары бәяләр Мәскәүдә. Шулай да акча күләме сөйләшү буенча. Розалия ай саен 30 мең сум акча ала. Әгәр дә ул Мәскәүдә калырга риза булса, бу сумма күбрәк булыр иде.

Икенче бала өчен гонорар суммасына килгәндә, Розалия аның төгәл суммасын сер итеп калдырырга теләде. Әмма 1 млн сумнан күбрәк икәнен яшермәде. 

Моннан кала, Розалия, үзе әйтүенчә, суррогат әни эшеннән кала, онлайн рәвештә үз эшен дә алып бара. Ул таро карталары ачу, шаманизм, тетахилинг (медитация) белән шөгыльләнә. Прайсына күз салсак, тетасессия методы белән ярдәменең 1-1,5 сәгате 3724 сумны тәшкил итә, таро карталарын ачу 564 сумнан башлана. Әлеге һөнәре Розалиягә аена 30-50 мең сум акча эшләргә булыша икән. Шулай ук ул үзенең блогында хатын-кызлар өчен бушка файдалы сәхифә дә алып бара. Анда ул дәүләттән социаль түләүләрне алу буенча үз тәҗрибәсеннән чыгып киңәшләр дә бирә.

Суррогат әни булуга әйләнеп катсак, медицина күзлегеннән караганда, Розалия әзер эмбрионны өлгергәнче яшәү чыганаклары белән тәэмин итүче булып санала. Ягъни әти-әни булырга ниятләгән гаиләдә теге яки бу сәбәпләр аркасында бала алып кайта алмаучы ананың күкәй күзәнәген алып иренең орлыгы белән аталандыралар. Бу, әлбәттә, махсус җиһазландырылган клиника-лабораторияләрдә генә башкарыла. Биш көннән соң булачак баланы, ягъни эмбрионны суррогат анага күчерәләр. 5-10 минутлык әлеге процедурадан соң суррогат әни табиблар күзәтүе астында яши. Розалиядә ике очракта да эмбрионнар беренче тапкырдан ук ябышып үсә башлаган. 
– Баланы табу срогын 15 ноябрьгә билгеләделәр. Бу юлы карынымда кыз. Токсикозның да ни икәнен бу йөклелегемдә генә белдем. Шулай да үземне яхшы хис итәм. Булачак әти-әниләр дә хәлемне телефоннан белешеп тора. Бу юлы булачак ата-ана үзләренең кем икәнлекләрен яшермәде. Мәскәүдә чакта баланың булачак әнисе минем белән УЗИларга йөрде. 40 яшьтән өлкәнрәк ул хатынның никадәр бәхетле булуын күреп, аңа әни булу шатлыгын бирә алуыма сөенәм, – ди Розалия.

Өченче тапкыр да суррогат әни булыр идем, ди ул. Әмма Розалия бүтән суррогат әни була алмаячак. Чөнки 4 ноябрьдә аңа 35 яшь тула. Закон буенча 35 яшькә кадәрге хатын-кызлар гына суррогат ана була ала.

Әлегә икенче баланы табарга 16 атналап вакыт бар. Әнисенең эче зурайганны Розалиянең кечкенә улы да сизеп алган. Ул да түземсезлек белән бәби туганны көтә. Аңа әнисе эчендә баланың ничек барлыкка килүен аңлау белән беррәттән ул баланың башка әти-әнигә биреләчәген дә аңларга туры килә әле. Чөнки Розалия балаларына эшне ничек бар, шулай сөйләп бирә. Ә 11 яшьлек кызы инде барын да аңлый. 

– Якыннарым бу эшемне хуплый. Мин моңа бик шат. Гаепләүчеләр дә юк түгел, әмма мин кеше сүзенә карамыйм. Бу минем тормыш, ничек яшәргә икәнне үзем генә хәл итәм, – ди Розалия Мәмәтова.
Кеше үз гамәлен аек акыл белән, җаваплылык тоеп башкара икән, димәк, шулай булырга тиеш. Розалиягә сәламәтлек телим!

Розалия Мәмәтова хакында беренче язманы биредә укый аласыз

Суррогат әниләргә ислам дине карашы хакында биредә укый аласыз.

Фотолар Розалия Мәмәтовадан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суррогат ана