Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Танылган блогер Гүзәл Хөснетдинованың кызын урамда кыйнаганнар

Бу хакта ул үзенең социаль челтәрендә хәбәр итә.

Аның кызы Раниягә 5 мөсельман кызы һөҗүм иткән. Вакыйга алар яшәгән Чистай шәһәре урамында булган. Кыз балалар Раниянең яулыгын салдырган һәм чәченнән йолкып җирдә типкәләгәннәр. Рания белән икетуган сеңлесе Латифа да булган. Сеңлесен яклаганда аңа да пычрак сүзләр әйткәннәр: "синең хәтта әниең дә үлгән" дигәннәр.

Гүзәл ханым әйтүенчә, Ранияга кызлар "миллионерша кызы" дип бәйләнә башлаган. 

Ранияне травмпунктка җәрәхәтләр белән алып килгәч, бу вакыйга полиция хезмәткәрләрендә дә кызыксыну уяткан. Хәзерге вакытта җинаять эше кузгатылган. Ата-ана ПНД нәтиҗәләрен көтә. Шуннан соң һөҗүм иткән кызларга карата, дөресрәге әти-әниләренә карата җәза билгеләнәчәк. 

Ранияга инде гафу сүзләре белән смслар килә башлаган. Әмма блогер эшне болай гына калдырмыйм, ди. "Сабыр булырга тырышабыз. Әмма баламны кыерсыттылар, аның психикасына зыян салынды. Гаеплеләр җәзасын алырга тиеш," - дип яза ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар