Танылган спортчылар Чаллы халкын йөгерергә чакыра
Яңалыклар тасмасы

Танылган спортчылар Чаллы халкын йөгерергә чакыра

Очрашу 10 августка билгеләнде.

10 августта Россиядә физкультурачы көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Чаллыда танылган спортчылар белән чара оештырылачак. «Забег с чемпионами» дип атала. Очрашу урыны – «Яр буе» паркы, «Адымнар» гимназиясе янында. Сәгать 9:00 башлана. 

Катнашучылар - Олимпия чемпионы, җиңел атлетика буенча Россиянең спортчысы Гөлнара Галкина-Сәмитова, шосседа йөгерү буенча дөнья чемпионы Мөхәммәтхамат Нәҗипов һәм шәһәр активисты, ярыммарафоннар оештыручы, шосседа һәм кросста йөгерү буенча дөнья чемпионы Геннадий Панин.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев