2 меңнән артык хокук бозганнар
Яңалыклар тасмасы

2 меңнән артык хокук бозганнар

4 предприятие.

2026 елның январыннан сентябренә кадәр Чаллыдан – 3 өч һәм Тукай районыннан бер предприятие Татарстан Республикасында юл йөрү кагыйдәләрен бозучы иң начар ун компания арасына эләккән. Бу дүрт оешма йөртүчеләренә барлыгы 2 меңнән артык хокук бозу туры килгән. 

«Татарстан Республикасы» басмасы язуынча, антирейтинг лидеры — Казанның ИТЦ «ТКС‑Идел буе» предприятиесе (707 хокук бозу). Икенче урында — «Лаборатория «Р.Т.Х.»» компаниясе (664 очрак). Өченче баскычта Чаллының «СтройСтиль» фирмасы (591 хокук бозу).

Унлыктагы түбәнге урыннарны да җирле компанияләр били: «Детали машин» (536 хокук бозу) һәм «Райз» (530 хокук бозу). Унлыкка Тукай районыннан «Рэлса» фирмасы да кергән (460 штраф). Исемлеккә барлыгы ун оешма кергән, алардагы барлык теркәлгән хокук бозулар саны 5,6 мең очрактан арткан. Чаллыда «Тоннель» операциясе турында язган идек
 


ГАИ ПДД

Нет комментариев