Татарстанда 14 кеше салат ашап агуланды
Аларда көчле авыру, ботулизм булырга мөмкин.
Казанда ботулизмга шик белән 14 кеше хастаханәгә эләкте. Бу хакта ТР Роспотребнадзор идарәсе хәбәр итте. 8 зыян күрүче реанимациядә, 2се – ИВЛга тоташтырылган.
Ботулизм - сыйфатсыз ризык ашаудан килеп чыга торган җитди авыру. Мондый вакытта кинәт сулыш алу кыенлаша, параличка китерергә мөмкин
Исегезгә төшерәбез, лобио, тунец, фасоль, алма салатлары ашап хастаханәгә эләгүчеләр бер казанда гына түгел. Мәскәүдә зыян күрүчеләр саны 120дән артык. 60ка якын кеше авыр хәлдә. Түбән Новгородта агуланучылар бар. Салатларны «Локалкитчен», «Гастропорт» ҖЧҖ җитештергән. Хәзерге вакытта тикшерү бара. Җинаять эше кузгатылды.
Өч кеше – продукция җитештерү буенча коммерция оешмасы җитәкчесе, Мәскәү төбәгендә ризык әзерләү һәм китерү буенча шәхси оешма генераль директоры, шулай ук сыйфат бүлеге җитәкчесе - кулга алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев