Татарстанда йөз яшьлек 334 ветеран яши
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда йөз яшьлек 334 ветеран яши

Аларның саны 10 тапкыр кимегән.

Татарстанда соңгы 10 елда Бөек Ватан сугышы ветераннары саны 10 тапкыр кимеде. ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтүенчә, 2016 елда алар 65 214 булса, бүгенге көндә 6551. 
Алар арасында 92 фронтовик. Шулай ук Татарстанда 64  камалышта калган Лениградкешесе, 77 концлагерь тоткыны, 5301 тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол калган хатыннары һәм башка категория кешеләре бар. 
Республикада 334 йөз яшьлек ветеран яши. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Бөек Җиңүнең 81 еллыгы ВОВ ветераны

Нет комментариев