Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда "Абилимпикс-2020" чемпионаты узачак

Чемпионат Чаллыда 28-29 октябрь көннәрендә Яр Чаллы педагогия колледжында узачак.

 Татарстанда «Абилимпикс-2020" һөнәри осталык буенча VI Милли чемпионатның региональ этабы башланды. Конкурста инвалидлар һәм сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән затлар катнашачак.

Чараны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм «Казан сәүдә-икътисад техникумы" оештыра. 

Конкурс 54 компетенция буенча, өч категориядә: «мәктәп укучылары», «студентлар» һәм «белгечләр» буенча берничә этапта узачак.

Бөгелмәдә әлеге ярышлар 26 һәм 28 октябрьгә билгеләнгән. Бөгелмә төзелеш-техник көллиятендә – «Буяу эшләре», 28 һәм 29 октябрьдә Бөгелмә һөнәри-педагогика көллиятендә «Социаль эш» компетенциясе буенчаүтәр дип көтелә.

Чемпионат 14 ноябрьдә тәмамланачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев