Татарстанда аномаль корылык сәбәпле гадәттән тыш хәл режимы кертелде
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда аномаль корылык сәбәпле гадәттән тыш хәл режимы кертелде

5 көн эчендә гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә килеп чыккан кыенлыклар хәл ителергә тиеш.

 Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаган әлеге карарның максаты - азык-төлек иминлегенә куркыныч янавын булдырмау. Белгечләр әйтүенчә, республикада июнь аенда нормадагы 60 мм явым-төшем урынына 15 миллиметр булган. 

“Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры 5 көн эчендә гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә килеп чыккан кыенлыкларны хәл итү өчен чаралар күрергә тиеш. Муниципаль районнарда да моның өчен махсус комиссияләр булдырылачак” диелә боерыкта.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев