Татарстанда аномаль салкыннар аркасында шторм кисәтү игълан ителде
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда аномаль салкыннар аркасында шторм кисәтү игълан ителде

Республикада тәүлеклек һава температурасы климатик нормадан 9-17 градуска түбән.

Татарстанда аномаль салкын һава торышы аркасында шторм кисәтү игълан ителде. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Төбәк буенча урыны белән 3 декабрьдән башлап һава температурасы климатик нормадан 9-17 градуска түбәнрәк билгеләнә. Аерым районнарда минималь температура 28 градуска җитә, дип билгеләп үтә метеорологлар.Синоптиклар мәгълүматларына караганда,»республикада аномаль салкын һава торышы 2020 елның 14 декабренә кадәр сакланачак".

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев