Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда буран көтелә

Юлларда бозлавык саклана.

Татарстанда атна уртасында дымлы һава торышы була, һава температурасы күтәреләчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Сишәмбе, 22 ноябрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән бераз кар яварга мөмкин. Җил көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә фаразлана. Юлларда бозлавык саклана.

Төнлә һава температурасы -4..-9 градус, ә аязганда -13 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы -2..-7 градус көтелә, дип хәбәр итә синоптиклар. Җил көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә фаразлана

Чәршәмбе, 23 ноябрьдә, төбәктә болытлы һава торышы көтелә. Җепшек кар яварга мөмкин. Кайбер районнарда буран һәм бозлавык фаразланга. Һава температурасы төнлә -3..-8 градус һәм көндез 0..-5 градус була. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре көтелә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Һава торышы