Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда күпме кеше яши?

Халык санын алу нәтиҗәләре билгеле.

10 ел эчендә Татарстанда кеше саны 5,8 процентка арткан. Соңгы халык санын исәпкә алу нәтиҗәләре буенча Татарстанда 4 млн артык кеше яши. Аларның 3 миллионы шәһәрләрдә, 931 меңе – авылларда яши.  Татарстан халык саны буенча Россия субъектлары арасында сигезенче урында. Беренче урында – Мәскәү (13 млн кеше), Мәскәү өлкәсе (8,5 млн) һәм Краснодар ягы (КРАЙ) (5,8 млн). Иң аз кеше Чукотск белән Ненец өлкәләрендә яши (47 мең һәм 41 мең). Росстат мәгълүматларына караганда, Идел буе федераль округында 29 млн кеше яши. Татарстан бу яктан Башкортстаннан гына калыша (4,09 млн кеше). 
Халык санын алуның ахыргы нәтиҗәләре агымдагы ел ахырына кадәр билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: халык санын алу