Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда Студентлар клубларының Милли лигасы старт алды

21 сентябрьдә Казанда Студентларның милли лигасы слеты ачылды.

Татарстан башкаласына 700 катнашучы, 200 волонтер һәм 100 оештыручы һәм эксперт килде, шулай ук онлайн ярдәмендә 1 500 кеше кушылды.
Слет Бөтенроссия студентлар форумы кысаларында уза. Ул бөтен Россиядән 50 меңнән артык катнашучыны - Россия мәгариф учреждениеләре студентларын, студентлар клублары әгъзаларын һәм җитәкчеләрен, илебез территориясендә гамәлгә ашырыла торган социаль проектлар авторларын берләштерде. Форум «Мәгариф» милли проекты кысаларында уздырыла.

Cлётта җиде номинация буенча яшьләр инициативаларының грант конкурсы узачак: «Студентлар инициативалары», «Социаль проектларны үстерү», «Иҗади яшьләр инициативалары», «Патриотик тәрбия», «Спорт, сәламәт яшәү, туризм», «Яшьләр арасында тискәре күренешләрне профилактикалау һәм милләтара хезмәттәшлек», «Гаилә кыйммәтләрен ныгыту».

Слет 27 сентябрьгә кадәр бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшүсмер клубы яшьләр