Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанлылар ТР Роспотребнадзор идарәсенә 5G каланчалары буенча ешрак мөрәҗәгать итә башлады

Татарстан халкы ел саен20-30 легаль булмаган кәрәзле элемтә станциясен ачыклый

Татарстан халкы 5G каланчалары һәм аларның сәламәтлеккә йогынтысы турында борчыла, әмма борчылулар урынсыз, чөнки кәрәзле элемтәнең барлык станцияләрен урнаштыру алдыннан җентекле тикшерү уза.

Бу хакта туры эфирда Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе — республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина сөйләде.

Спикер сүзләренә караганда, кәрәзле элемтәнең база станцияләре республика халкында һәрчак куркыныч тудырган — татарстанлылар нурланыштан курка.

«Хәзер без бу өлкәдә мөрәҗәгать итүләр саны артуны күзәтәбез. 5G буенча шуны әйтә алам, бүгенге көндә урнаштыру буенча бер генә документ та килешенмәгән. Шуңа күрә аларның һәркайда билгеләнүе дөрес түгел. Алар халыкка файдалану өчен түгел, эксперименталь рәвештә урнаштырылган. Әлегә 5G каланчасыннан нурланышның чик дәрәҗәсе буенча норматив та юк", - дип билгеләп үтте республика ведомство башлыгы.

Экспертизада бу станция нурланышының чик дәрәҗәсен билгелиләр, әгәр ул нормаларга туры килсә, Роспотребнадзор каланчаны файдалануга тапшыруга рөхсәт бирә.

Халык шикаятьләре аркасында ел саен Татарстанда легаль булмаган 20-30 кәрәзле элемтә станциясе ачыклана. Аларның эше суд аша туктатыла, һәм алар эшне барлык тикшерүләрне узганнан соң гына яңадан башлап җибәрә алалар.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев