ТНТ каналында 1 кило алтын откан җырчы Гөлназ Батталова җиңүен әнисенә багышлый
Яңалыклар тасмасы

ТНТ каналында 1 кило алтын откан җырчы Гөлназ Батталова җиңүен әнисенә багышлый

Якташыбыз, җырчы Гөлназ Батталова "Геленджик алтыны" проектында җиңүче

Якташыбыз җырчы Гөлназ Батталова ТНТ каналында «Геленджик алтыны» дип исемләнгән шоу-проектта җиңү яулаган.

 

Бу хакта ул инстаграмда үзе хәбәр итә. «Татарстанга 1 килограмм алтын кайта. Әйе, мин «Геленджик алтыны» проектында 1 килограмм чиста алтын җиңдем. Әлеге җиңүемне әниемә багышлыйм. Кечкенә һәм көчсез кыз булсам да, мин көрәшче. Мин алга таба барачакмын!», — ди артист кыз.

Фото Инстаграм челтәреннән скрин

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев