Аны 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.
Әлеге вакыйга Казан аэропортында була. Төркиядән килгән пассажир илгә тәмәке продукциясен алып керү тыюларын һәм чикләүләрен боза. Административ җаваплылыктан качарга теләп, тавыш чыгара һәм таможня хезмәткәренә ташлана. Нәтиҗәдә, белгечнең сул кулындагы бер бармагы сына. Һөҗүм итүчегә карата җинаять эше кузгатыла. Аны 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.
Нет комментариев