Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ТР Президенты яшеренү урыннарының һәм хәбәр итү системаларының әзерләрлеген тикшерергә кушты

Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Баш идарәсенең йомгаклау коллегиясе утырышы булды.

Халыкка хәбәр итү системалары һәм яшеренү урыннары тулысынча әзер булырга тиеш. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Баш идарәсенең йомгаклау коллегиясе утырышында шулай дип белдерде. "Бүгенге вәзгыятьтә халык иминлеген вакытында тәэмин итүгә әзер булырга кирәк", - диде ул. Бу хакта Татар-Информ хәбәр итә. 

- Хәбәр итү системасы безгә дежур характерга ия кебек тоела. Бүгенге шартлар исә аның бик тә мөһим булуын искәртә. Барысы да әзер булырга тиеш һәм әзерлек эшләрен тизләтергә кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ведомство башлыгы Рәфис Хәбибуллин хәбәр итү системасы объектларын яңарту планнары турында сөйләде. Ул ике этапта узарга һәм 2030 елда төгәлләнергә тиеш.

- Күргәнебезчә, кайбер төбәкләр бу проблемалар бар. Саклану корылмалары, хәбәр итү системалары тәртиптә булырга тиеш, - диде Татарстан Президенты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Президент Путин Минниханов Россия Татарстан