ТР Президенты мобилизация хакында мөһим яңалык җиткерде
Яңалыклар тасмасы

ТР Президенты мобилизация хакында мөһим яңалык җиткерде

Республикада утырыш узды.

Татарстанда өлешчә мобилизация буенча чаралар тәмамланды. Бу хакта республика Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте. Ул: “Татарстан РФ Оборона министрылыгының гражданнарны өлешчә мобилизацияләү буенча йөкләмәсен үтәде”, - дип белдерде. 

ТР премьер-министры Алексей Песошин, аның урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин җитәкчелегендә республика чакырылыш комиссиясе һәм шәһәр, район башлыклары җитәкчелегендә җирле чакырылыш комиссияләре белән зур эш башкарылды дип ассызыклады Президент. 

Соңгы атналарда мобилизацияләнгән ир-егетләр Казанның танк училищесында өйрәнүләр узачак. Хәрбиләрне өйрәтү, әзерләү югары дәрәҗәдә башкарылырга тиеш дип боерды ул училище башлыгы Кирилл Кулаковка.

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


хәрби хезмәт өлешчә мобилизация

Нет комментариев