Трамвайлар маршрутында үзгәрешләр
Яңалыклар тасмасы

Трамвайлар маршрутында үзгәрешләр

Ни сәбәпле?

23 сентябрьдә Беляев проспектыннан Хәсән Туфан проспектына кадәрге участокта Машина төзелеше урамындагы трамвай юлларын ремонтлау башлана. Учакстокның озынлыгы 1 862 метр, биредә барлыгы 3 130 шпала алмаштырылачак. Ремонт 6 октябрьгә кадәр, 2 атна дәвам итәчәк.

Ремонт эшләре үткәрелү сәбәпле, берничә трамвай маршруты схемасы вакытлыча үзгәртелә. Бу  №2, 4, 5, 8 трамвайларга кагыла. Игътибарлы булыгыз, үзгәрешләр бары тик шәһәр ягына юнәлгәндә генә,  заводлар ягына трамвай маршрутлары үзгәрешсез йөриячәк.


Нет комментариев