Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Туган яктан – җылы оекбашлар - ФОТОЛАР

Тукай районы Теләнче-Тамак авылы хатын-кызлары мобилизацияләнгән солдатларга оекбашлар, башмаклар, бияләйләр бәйләде. Әлеге оекбашларга бар күңел җылысын салдык, диләр алар.

– Өлешчә мобилизация буенча хәрби операциягә чакырылган солдатларга ничек тә булса ярдәм итәсебез килде. Беренче көннәрдә гел галәмәт булды бит: нишләргә белмисең, йөрәк яна, эч поша... Интернетта беркөнне шулай йон эрләп утыручыларның фото-видеосын күреп алдым. Шуннан соң авылның ватсап төркеме аша авылдашларыбызны оекбашлар, бияләйләр бәйләргә чакырырга булдым, – дип сөйли авылның мәдәният йорты режиссеры Раилә Закирова. – Аллага шөкер, клубка кич утырырга байтак кеше җыелды. Башта авылдан 20ләп хатын-кыз кирәк-яраклар бәйләргә алынды, аннары тагын ханымнар кушылды. Әзер оекбашлар китереп бирүчеләр дә күп булды. Атнага бер тапкыр клубка җыелып, серләшеп, дөньяларыбыз тыныч булсын дип теләп, бәйләү белән шөгыльләнәбез, – ди әңгәмәдәшем. 

Бәйләүчеләр арасында 81, 84, хәтта 85 яшен тутырган ак әбекәйләр дә бар икән. Аларның бөтенесе дә әлеге игелекле эшкә чын күңелдән тотынган. Апакайларның һәрберсе: «Ничек тә ярдәм итәрбез! Кирәк булса, төн йокыларыбызны калдырырбыз, тик солдатларыбыз гына исән-сау кайтсыннар, дөньяларыбыз тынычлансын!» – дип тели. 

– Моннан тыш, әзер оекбашлар эченә үзебезнең матур теләкләребез язылган хатлар да салабыз.

Бу авыр ситуациядә авылдашларның бердәмлеге дә күренде: 50шәр, 100әр сум булса да җыелып, бәйләүчеләр өчен җепләр сатып алыйк дип, үзләре күтәрелеп чыктылар. Барысы 40 мең сумнан артык акча җыелды. Мин Чаллыдагы кибетләрдән, шулай ук интернет-кибетләрдән җепләр сатып алдым.

Бәйләнгән оекбашларыбызның ияләренә туры барып җитүен телибез. Авыл җирлегеннән өлешчә мобилизациягә эләккән егетләребезнең әти-әниләренә, туганнарына оекбаш-башмакларны тапшырдык. Аллаһка шөкер, ярдәмебез егетләребезгә барып иреште. Туганнары солдатларны күрергә Казанга баргач, без тагын күпләп бәйләүләребезне җибәрдек. Бу юлы хезмәттәшләренә дә бирерләр дигән теләкне җиткердек. Моннан тыш, җирлегебездән өлешчә мобилизациягә эләккән 8 егетнең телефоннарына 500әр сум акча да салдык. Алга таба да шулай егетләребезгә булышырга исәп, – дип белдерә Раилә ханым. 

– Өйдә үзең генә борчылып-кайгырып утырганчы, шулай кызлар белән җыелып бәйләү эшенә тотындык. Безнең дә файдабыз тисен әле дип уйладык. Бөтенебез җыелгач, ничектер күңелгә дә рәхәтрәк була. Носки-оекбашлар – бик кирәкле нәрсәләр бит, аны еш алмаштырып торырга кирәк. Шуңа да буш вакыт булган саен бәйлибез. Егетләребезгә җитсен дибез, – ди районның «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, Теләнче-Тамак авылының сәламәтлекләре чикле балалар интернат-мәктәбе директоры Ләйсән Шамилова. 

Әлеге чарага кушылган апаларга, әбекәйләргә – Миләүшә Шәрәфетдинова, Гөлнур Әгълиуллина, Рузилә Әхмәтшина, Гүзәл Вәлиева, Ләйлә Галимуллина, Илиза Гыйльмиярова, Нәҗибә Зәкиева, Гөлфия Зарифуллина, Сәрия Кәлимуллина, Нурания Кашапова, Гайнур Латыйпова, Фәния Маннанова, Лилия Мирзашәрипова, Татьяна Митина, Рәмилә Сәгъдиева, Наилә Сафиуллина, Наилә Хөснетдинова, Аля Шакирова, Рузалия Шакирова, Эльвира Яруллина, Энҗе Шаһиева, Рәмзия Ямалетдиновага, 80 яшьләрен тутырган өлкән әбекәйләр Сәкинә Вәлиева, Илгизә Шәйхетдинова, Гөлчирә Гариповага бик зур рәхмәт. Бәйләүчеләр рәтенә Минзәлә районы Чулпан авылыннан Разия әби Хәлиуллина да кушылган. Олы рәхмәт аңа. "Күңел җылысын, бөтен йөрәк назын кушып бәйләнгән җылы оекбаш-башмаклар солдатларга ярдәм итәр дип ышанабыз. Әлеге җылы киемнәр аларны туган якларына тартып торыр", - ди ул.  

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев