Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тугач та әнисез калган Ранэль янына әтисе барды

Сабый әлегә РКБда тернәкләнү уза.

Бу хакта безгә бала тапканда гомере өзелгән Алена Мөхәммәтованың бертуган абыйсы Юрий Филипов хәбәр итте. Ул да Аленаның ире Рафаэль Мөхәммәтов һәм  ике кызы белән сабый янына барган.

"Юлга чыкканчы чиркәүгә кереп изгеләндерелгән тал песие (верба) кереп алдык. Әни шулай сорады,"- диде ул сүз башында. "Ранэль әбисе - безнең әниебез - белән патология бүлегендә дәвалана. Кичә алар янына сәгать икеләрдә барып җиттек. Көндезге йокы вакыты булуга карамастан, ерак юлдан килгәнгә, безне керттеләр. Бик тыныч булырга тырыштык. Чөнки палатада тагын бер балалы ханым ята иде. Ниһаять, мин дә баланы күрдем," - диде Юрий Филипов. 

Шулай ук әтисенең Ранэльны кулыннан да төшермәвен әйтте. Килгәндә сабый йоклаган булса, соңрак иренеп кенә күзләрен ачкан. Туганнарын күреп елмайган, бераз елап та алган. Ранэль инде үзе бутылкадан сөт эчә икән. Ике апасы Эмилия һәм Диләрәне дә ул беренче тапкыр күрде.

Исегезгә төшерәбез, Чаллы укытучысы Алена Мөхәммәтованың бала тапканда гомере өзелде (монда).

Абыйсы һәм туганнары аның үлемендә Чаллы табибларын гаепләде. Әле факт буенча җинаять эше кузгатылды (монда).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига чир авыру сәламәтлек