Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бала тапканда гомере өзелгән Чаллы укытучысының абыйсы мөрәҗәгать белән чыкты

Бүген Алена Мөхәммәтованың арабыздан китүенә 20 көн.

Бала тапканда гомере өзелгән Алена Мөхәммәтованың абыйсы дөреслек булуын һәм "Кама балалар медицина үзәге"ндә тәртип урнашуын тели.

Алена Мөхәммәтованың бертуган абыйсы Юрий Филипов "Кама балалар медицина үзәге"ндә пациентларга карата салкын караш белән күзгә күз очрашкан кешеләрне эзли. "Әгәр дә сез авырлы вакытта яки бала тапканда персонал тарафыннан гаделсезлекләргә юлыккансыз икән, бу хакта миңа язуыгызны сорыйм. Мин дөреслек булуын һәм әлеге үзәктә тәртип урнашуын телим. Аналар һәм балалар киләчәктә профессиональ медицина ярдәме алсын иде,"- дип язган ул.

Исегезгә төшерәбез, Юрий Филиповның бертуган сеңлесе Алена Мөхәммәтова әлеге үзәктә үзенең өченче баласын тапканда үлде. (Тулырак МОНДА укый аласыз) Бу хәлдән соң җинаять эше кузгатылды. Юрий Филипов сеңлесенең үлемен табибларның үз эшләренә салкын каравында күрә. Һәм моның белән килешергә җыенмый.

Бүген Алена Мөхәммәтованың арабыздан китүенә 20 көн дип тә язган борчулы абый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев