Туганда әнисез калган Ранэльны дәвалаудан туктатып торалар
«Балага ял кирәк», - ди табиблар.
Бу хакта Ранэльның әнисенең бертуган абыйсы хәбәр итте. "16 июньдә баланы Казан хастаханәсеннән алып каттым. Ранэльга ял кирәк, ди табиблар. Ул Чаллыда бер ай булачак. Войта терапиядән башка дәвалану үтмибез. Аны әбисе - безнең әни - балага өйдә үзе ясый", - ди Юрий Филипов.
Ранэль Чаллыда гына түгел, авылда әбиләрендә дә булып килгән. "Саф авыл һавасы сулап, кояш "ванналары" кергәнгәдер Ранэльның хәле күзгә күренеп яхшыра. Күзләре дә элеккечә "уйнакламый". Үзе ашый, авырлык та җыя башлады", - ди абый кеше.
Шулай ук Ранэльга ванна керү өчен махсус гидромассаж җәймәсе дә алганнар. Шул ук вакытта, гаилә тагын Казанга барырга әзерләнә. Бала белән хастаханәдә әбисе булачак. Ял иткәннән соң Ранэль дәвалануын дәвам итәчәк.
Ранэльга диагноз кую турында монда язган идек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев