Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Туганда әнисез калган Ранэльны кабат ДРКБга салалар

Врачларның эшләренә салкын карашы аркасында туганда аның сәламәтлегенә зур зыян килде, ә әнисенең гомере өзелде.

Чаллы укытучысы Алена Мөхәммәтованың бала тапканнан соң үлү хәбәре бөтен дөньяны шаулатты. Аның абыйсы һәм туганнары барына да Чаллы табиблары гаепле дип саный. Моның өчен аларның кулында медицина документлары һәм Алена Мөхәммәтованың бала тапкан чагындагы видеоязмасы бар. "Аның эченә бик каты басалар, берсе хәтта бөтен гәүдәсе белән ята,- ди Аленаның абыйсы Юрий Филипов. Нәтиҗәдә ананың эченә бер лиртга якын кан сава, кабыргасы сына. 

Алена Мөхәмәтованың улыннан кала ике кызы да ятим кала. Аларны әтиләре Рафаэль һәм туганнары карый. Ранэль да хәзерге вакытта әтисе белән. Аны карарга Аленаның әнисе һәм абыйсы да булыша. Шушы көннәрдә Ранэльны Чаллының иң яхшы табиблары карады. "Яхшы тәрбия аркасында малайның хәле яхшы диделәр. Тик ул әле бик тә көчсез, аны хәтта ерак юлга алып чыгарга да ярамый. Башында "приступлары" кузгала. Шул ук вакытта бертуктаусыз дәвалау һәм тәрбия кирәк. Менә тагын Казанга ятарга диделәр. Аннан яхшы гына әйләнеп каткач, Мәскәү хастаханәсенә дә барасы булачак,- диде абыйлары Юрий Филипов. 

Суд эшләренә килгәнде, ДРКБдан "выписка" документларын алганнар. Экспертиза көтә алар. 

Алена Мөхәммәтованың үлү сәбәпләрен монда язган идек. Ул 14 мартта (ике ай элек) җан бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ана бала