Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тукай районы бакчасында бушлай җир бирәләр

Җәй дәвамында гына “Станкостроитель” бакчасыннан 112 кешегә бушлай җир бирелгән. Тагын 64 буш участок бар.

“Рәхәтләнеп эшлә генә, җире дә бушка, ел буе членлык взнослары да түлисе юк”, - ди Станкостроитель” бакчачылык ширкәте рәисе Сергей Быстров. Ул теләгән һәркемгә бушлай 4 сутый җир кишәрлеге бүләк итә. Бары тик бер таләбе генә бар – бер ел эчендә участок тулысынча тәртипкә китерелергә тиеш. Шул вакыт эчендә бакчачылар членлык взносыннан да азат ителә.  Соңыннан җирне бөтенләй үз исемеңә күчерергә дә мөмкин. 

“Җирне бушка бирү белән бакчачылык ширкәте тәртипкә киләчәк, взнослар түләүчеләр дә артачак. Ә бу исә уңай күрсәткеч. Ширкәтнең инфраструктурасын тагын да яхшыртып булачак дигән сүз”, - ди бакча рәисе Сергей Быстров.  

Җәй дәвамында гына “Станкостроитель” бакчасыннан  112 кешегә бушлай җир бирелгән. Тагын 64 буш участок бар. 

Әйтергә кирәк, бүген Тукай районы буенча бакчадагы 1 сутый җирнең кадастр бәясе якынча 13 мең сумны  тәшкил итә. 4 сутый кимендә 50 меңгә төшә дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы