Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тукай районы башлыгы солдатлар белән очраша

22 октябрьдә ата-аналар да мобилизация полигонына бара алачак.

Тукай районы башлыгы Фаил Камаев бүген Казанга юл тотты. Ул мобилизацияләнгән ир-егетләр белән очрашачак. Аның белән финанс-бюджет палатасы рәисе Фәрит Зәһретдинов, Тукай районы һәм Чаллының Комсомол районы хәрби коммиссариаты Дамир Вәлиев та китте. 

Максатлары – солдатлар белән аралашу, борчыган сорауларына җавап бирү. Тукай районыннан кирәк-яраклар белән берничә машина да җибәрелде. Азык-төлек, кием-салым, медицина әйберләрен җыюда авыл хуҗалыгы предприятеләре, эшмәкәрләр катнашты. 

22 октябрьдә солдатларның ата-аналары, якыннары да Казандагы мобилизация полигонына бара алачак. Моның өчен 45 урынлы 2 зур автобус биреләчәк.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәрби хезмәт