Тукай районына беспилотник төште
Яңалыклар тасмасы

Тукай районына беспилотник төште

Төзелә торган складлар бинасына зыян салынды.

БПЛА һөҗүме нәтиҗәсендә Тукай районында төзелә торган склад бинасы зыян күрде. Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев хәбәр итте.

"Барлык хезмәтләр дә оператив эшләде. Корбаннар һәм зыян күрүчеләр юк. Халыкка куркыныч янамый", - дип белдерде ул үзенең телеграм-каналында.

Әлмәт, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләренә беспилотниклар һөҗүме турында сәгать 10:06да хәбәр ителде. Аэропортлардан самолётлар очуы туктатылды. Йортта яшәүчеләргә подвалларга качарга киңәш ителде.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев