Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тукай районында авария: кем гаепле?

Юл һәлакәте машиналар хәрәкәтен туктатты.

Иртәнге якта Чаллы – Зәй – Әлмәт трассасы юлында бөкеләр хасил булды. Юл 2 сәгатьтән артык вакытка ябылып торды. Сәбәбе авария белән бәйле.

Юл һәлакәте сәгать 5 тулганда була. Сул полосадан баручы «ГАЗ-3309» машинасы тизлеген тиешледән арттыра һәм, идарә итүне югалтып, юл читендәге металл коймаларга бәрелә. Шуннан соң машинаны уң полосага «ата». Нәтиҗәдә ул шуннан килүче бензовозга бәрелә.

Автомобильләр юлга аркылы баса, икесе дә шактый зыян күрә. Бу вакытта Зәй ягына баручы башка транспортка каршы юнәлештәге юлга чыгып узарга туры килә. Бәхеткә, йөртүчеләргә зыян килми. Беренче машинаның йөртүчесе тизлек режимын үтәгән булса, авариядән котылып калырга мөмкин булыр иде, ди Тукай районының баш автоинспекторы Шамил Ганиев.

Фотолар Дәүләт автоинспекциясенең Тукай районы бүлегеннән алынды 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев