Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тушёнка, дарулар, хәтта хатлар язып та китерәләр... (фотолар)

Чаллыда хәрбиләргә кирәк-яраклар кабул итә башладылар.

Чаллыда хәрбиләргә кирәк-яраклар җыю пунктлары 4 урында ачылды: «Нур» һәм «Заман» яшьләр үзәкләрендә, Чаллы татар дәүләт драма театры бинасында һәм «Титан» яшьләр клубында. Хәйрия пунктлары иртәнге сәгать 8:00 кичке 19:00 кадәр эшли. “Шәһри Чаллы” редакциясе “Нур” яшьләр үзәгенә барып кайтты. 

Без булганда пакет күтәреп шәһәрдәшебез Вера Гарина килеп керде. Ул хәрби операциягә чакырылган ир-егетләребез өчен тушёнка, дымлы салфеткалар, шприцлар һәм кәрәзле бал алып килгән. “Бүгенге вәзгыять безгә бөтенебезгә дә кагыла. Бөек Ватан сугышында бабайларыбызга да ярдәм иткәннәр бит. Без дә ярдәм итәргә тиеш. Минем пенсиям зур түгел, 11 мең сум гына. Шулай да көчемнән килгәнчә, үз өлешемне кертәсем килә. Шәһәребез егетләре безнең ярдәмебезне, алар белән бергә булуыбызны сизәргә тиеш”, - дип, дулкынланып сөйләде Вера Гарина.

Ярдәм итәргә теләүчеләр арасында шәһәр оешмалары, ресторан, аптекалар да бар. “Кирәк-яракларны аеруча ир-атлар һәм пенсионерлар алып килә”, - ди пунктта торучылар. 

Пунктта кабул итүчеләр алып килгән әйберләрне карап, сайлап ала. Шәһәрдәшләр хәтта хатлар язып сала икән. 

“Якты, “кычкырып торучы” төстәге киемнәр, срогы чыккан һәм ачылган дарулар, тиз бозыла торган ризыкларны кабул итмибез. Кирәк-яраклар исемлеге бар. Шуннан карап алып килсәләр яхшы булыр иде”, - ди “Нур” яшьләр үзәгендә эшләүче Алёна Абдуллина. 

 

Кирәк-яраклар исемлеге


 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәрби хезмәт