Уфада бер әни кеше сабыйларын ашатмаган
Яңалыклар тасмасы

Уфада бер әни кеше сабыйларын ашатмаган

Уфада 20 яшьлек әнине тиешле тәрбия бирмәүдә гаеплиләр. Ул үзенең өч баласын ачтан интектергән.

Аның иң кечесенә бер, ә олысына – 3 яшь. Яшь әни тәртипсез тормыш рәвеше алып бара. Гаилә антисанитария шартларында яши. Хәзер инде сабыйларда хроник авырулар барлыкка килгән.  Хатын берничә тапкыр ата-ана бурычларын тиешенчә үтәмәгән өчен җаваплылыкка тартылган, әмма әлеге профилактик чаралар нәтиҗә бирмәгән.   Хәзер балалар социаль учреждениедә. Ана үз гаебен таныган. Эш судка җибәрелгән. 
 

Фото: rustur.ru

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


илдә көндә

Нет комментариев