Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Уфада яшәүче хатын секта төзегән...

Бирегә йөрүчеләр балаларны кыйнаган.

Уфада яшәүче Земфираны коточкыч җинаятьләрдә гаеплиләр. Хатын-кыз "Христос Укучылары" дини сектасын төзегән. Аның дәвамчылары балаларны кыйнарга һәм газапларга тиеш булган.

Свердловск өлкәсе прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, сигез мәддә буенча җинаять эше Екатеринбург судында каралачак. Башкортстанда яшәүче хатын-кыз сектага кергән ата-аналардан балаларны оешма кагыйдәләренә буйсынмаган өчен кыйнау белән җәзалауны таләп иткән. Әйтик, 2017 елның декабрендә хатын-кыз ике бала әтисен җинаятькә җәлеп иткән. Систематик рәвештә ир 7 һәм 12 яшьлек улларын кыйнаган, аларга физик яктан гына түгел, җитди психологик җәрәхәтләр дә китергән.

Ике елдан соң ир кече улын фатирда үтергән, ә аннары гәүдәне урманда яшергән. Үтерүче әти һәм сектага нигез салучы суд каршына, шул исәптән баланы үтергән өчен дә басачак. Билгеле булуынча, сектаны оештыручы хатын психик авырудан интегә.

Фото: bash.news

 

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин иман намаз

2
X