Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Украиннар документсыз да эшкә урнаша ала

Бүген «Жемчужина» санаториенда һәм «Камазжилбыт»та Украинадан мәҗбүри күчеп килгәннәр өчен вакансияләр ярминкәсе үтте.

Биредә эшкә яраклы 142 кеше. Аларның 108е эшләргә теләк белдерде, шуларның 13е пенсионерлар. Ярминкәгә 15 эш бирүче килде. Алар арасында «КАМАЗ» ГАҖ, «Хайер» заводы, «Сатурн», «Татпроф» предприятиеләре һәм шәхси предприятиеләр. 
–  Башта Украинадан килгән һәр кеше белән сөйләштек. Вакансияләр ярминкәсенә, кешеләрнең ихтыяҗларыннан чыгып, эш урыннары тәкъдим итә алырлык предприятиеләрне чакырдык, – ди «Россия эше» кадрлар үзәге директоры вазифаларын башкаручы Жанна Хайрова. – Бүген биредә 1100 вакансия бар. Болар – слесарь, наладчик, ялланган эшчеләр, ЭВМ операторы, кладовщик, диспетчер. Хезмәт хаклары 25 мең сумнан 65 мең сумга кадәр. «КАМАЗжилбыт»та «Домкор Стройиндустрия», «Спецодежда», «Школьная мода» фабрикасы эш тәкъдим итә. 

Эш бирүчеләр Украинадан күченгән кешеләрне торак белән дә тәэмин итәргә әзер. 

– «КАМАЗ» заводы үсә, җитештерү күләме арта, безгә эшче кадрлар бик кирәк. Бүген без барлык теләүчеләрне дә эшкә алырга әзер. Аларга шәһәребездә калсыннар өчен барлык шартларны тудырачакбыз: тулы социаль пакет тәкъдим итәбез, ашатуга, транспортта йөрүгә өлешчә компенсация дә булачак. Балалар лагерьларда ял итәчәк. Гражданнарны үз предприятиебез исәбенә укытырга да әзер. Бу вакытта да аларга хезмәт хакы түләнәчәк, – ди «КАМАЗ» ГАҖнең рекрутинг методологиясе бүлеге башлыгы Светлана Падас. 

Шәһәр оешмалары һәм предприятиеләре Украинадан мәҗбүри күченеп килүчеләрне документсыз да эшкә алырга әзер. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев