Эшмәкәрләргә беркетмә төзелде.
Комсомол районы башлыгы Ленар Әхмәтҗанов урамда шикле җиләк-җимеш һәм яшелчәләр сатучыларга каршы. Аның белдерүенчә, алар пычрак, тузанлы җирдә сатыла, шул сәбәпле сәламәтлек өчен зыянлы булырга мөмкин. Законсыз сәүдә итүче эшмәкәрләрнең корылмаларын сүттеләр. Сатучыларга карата протокол төзелде.
Мондый рейдлар дәвам итәчәк. «Законсыз һәм куркыныч эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләргә чик куячакбыз», – ди шәхси аккаунтында Ленар Әхмәтҗанов.
Фото Комсомол районы администрациясеннән
Нет комментариев