Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Урып-җыю сынаулар белән башланды

Республика аграрийлары, соңарып булса да, урып-җыюга кереште.

Хуҗалыкларны игүгә матур җырлар, чәй өстәле белән озаттылар. “Сәйдәш” хуҗалыгында традицион рәвештә урып-җыю, чәчү, орлыклар темасына багышланган республикакүләм семинар узды. Бирегә Татарстанның төрле районыннан авыл хуҗалыгы белгечләре җыелды, үзләре җитештергән продукциядән күргәзмә дә оештырдыларю 
Тукай районында беренче тапкыр көзге бодайны узган атнада суктырып карадылар. “Уңыш сөенерлек”, диләр авыл хуҗалыгы эшчәннәре. Бу елгы урып-җыю кампаниясе зур сынаулар белән башланып китте – игеннәрне бер яктан һава торышы, икенче яктан ягулык белән бәйле вәзгыять сыный.
Шулай да төшенкелеккә бирелеп тормыйлар, явым-төшем булмаган арада вакытны бушка әрәм итәргә ярамый. “Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән бензин да, солярка да алдык. Бәяләре түбән булмаса да, урып-җыю эшләрен башлап җибәрү өчен әзерләп куя алдык. Һава шартларына килгәндә, яңгыр бик күп яуды. 22 нче июльдә беренче тапкыр көзге бодайны суктырып карадык — уңыш ягыннан да, сыйфат ягыннан да сөендерә. Эшләргә кешеләребез бар — без мәктәптән үк егетләрне үзебезгә чакырабыз. Бездә эшләргә теләк белдерүчеләргә аграр белгечлек алырга ярдәм итәбез, максатчан программа буенча укытабыз. Алар җәйге практикага да безгә кайталар, укуларын тәмамлаганнан соң да бездә эшлиләр”, — ди “Сәйдәш” ҖЧҖ директоры урынбасары Тимур Сафин.
“Гигант” хуҗалыгында да эшләр башланып китте. Хуҗалыкта 3 мең гектар җир бар. Хәзер терлек азыгы әзерләнә, бу атнада комбайннар ашлык суктыра башлады. “Ягулык запасларын алдан әзерләдек. Узган атнада 27 тонна алып куйдык. Кыр эшләрен төгәлләгәнче тагын 60 тонна кирәк булачак әле. Һава шартлары безнең файдага булмаса да, урып-җыю эшләрен вакытында төгәлләрбез дип ышанам. Белгечләр җитми, читтән дә чакырабыз, яшьләр, пенсионерлар да эшли. Хезмәт хакы күпме эшләүләренә карап түләнә, уртача 150 мең сум”, — ди хуҗалык директоры Ренат Җиһаншин.
Флүр Сәйфуллинга 22 яшь кенә булса да, ул инде алтынчы урып-җыю кампаниясендә катнаша. 14 яшеннән “Сәйдәш” хуҗалыгында абыйсы янында комбайнчы ярдәмчесе булып йөргән, хәзер исә зур техниканы үзе генә иярли. Егет киләчәген дә авыл хуҗалыгы белән бәйләргә тели. “Мин бакалаврны тәмамлап, инженерлыкка укыдым, хәзер магистратурада агрономлыкка укыйм. Стипендия алам, чөнки максатчан программада катнашам. Практикам җәй саен кырда үтә. Акчаны җитәрлек түлиләр. Кондиционерны, музыканы кушам да, кырларны иңлим. Комбайн ватылмаса, рәхәтләнеп эшлим. Абыем да, бабам да комбайнчы иде, әти пенсиягә кадәр инженер иде. Бу эш миңа якын. Эш башлангач алтынчы яртыда торам, кайчакта кичке 7 гә кадәр эшлим. Бик соңга калып эшләп булмый, чык төшә башлый”, — ди яшь белгеч.

Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиев тә, райондагы хуҗалыкларда эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 91 мең сум дип белдерде. Һәр хуҗалык та урып-җыюга әзер, ягулык җитәрлек, техника төзек.
“Район урып-җыю эшләренә әзер, көзге бодай гектардан 107,5 центнер уңыш бирә. Мең гектарга якын иген җыеп алдык. Район кырларында 120 дән артык комбайн эшли, хуҗалыкларда 450 тоннага якын ягулык бар. Тукай районында 4 орлык җитештерүче хуҗалык та бар. Орлык өчен билгеләнгән культураларны без көздән чәчәбез. Басуларда 144 төрле культура чәчелгән. Сортлары безнең республика, ил өчен яраклаштырылган. Галимнәр, авыл хуҗалыгы белгечләре белән бергә эшлибез”, — ди район башлыгы.
Авыл хуҗалыгы белгечләре катнашында “Сәйдәш” хуҗалыгында узган семинарда махсус лабораториядә орлыкларның сыйфатын да тикшерделәр. Бодай орлыгында югары сорт күрсәткече булган клейковина да, дымлылык та җитәрлек күләмдә иде. Димәк, яңгырлар игеннәргә зыян салып өлгермәгән. Шулай да кайбер районнарда бодайның сыйфаты түбәнрәк булу ихтималы бар. ТР авыл хуҗалыгы министры урынбасары Дмитрий Яшин бүген күп кенә җитештерүчеләрнең үзләрендә киптерү җайланмалары булуына басым ясады. Шул сәбәпле, урып-җыю кампаниясе югалтуларсыз узарга тиеш: “Барысы да план буенча бара. Республиканың 20 районында көзге культураларны җыялар. Уңыш яхшы, нәтиҗәләр сөендерә. Уңышны вакытында җыю бурычы куелды”, — дип белдерде Дмитрий Яшин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урып-җыю