Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Вакцинация – һәр кешенең сәламәтлеге өчен ул

Шәһәрдә коронавирус инфекциясенә бәйле вәзгыять катлаулы булып кала бирә. Шуңа күрә дүшәмбе киңәшмәсендә мэр Наил Мәһдиев матбугат чаралары вәкилләренә бу теманы активрак яктыртырга киңәш итте.

– Сәламәтлек саклау учреждениеләренә  мөрәҗәгать итүчеләр аз да түгел, күп тә түгел. Бездә хәл тотрыклы, катлаулы. Шунлыктан без 5нче хастаханәне гадәти режимга күчерә алмыйбыз. Коронавирус чире – көн тәртибендәге беренче җитди мәсьәлә. Бу матбугат чаралары вәкилләре өчен дә шулай булырга тиеш. Әмма соңгы вакытта алар бу хакта аз сөйли башладылар. «Кызыл зона»да ятучы яшьләрне күрсәтегез. Хәзер хастаханәләрдә яшьләр күбрәк ята. Хәл ничек бар, шулай яктыртылырга тиеш, – диде ул. – Барлык чирләрне масскүләм вакцина ясатып җиңдек. Халык арасында ковидка каршы прививка ясату буенча эшне дәвам итәргә кирәк. Бу – ирекле эш, чирләүгә караганда вакцина ясату нәтиҗәлерәк. Табиблар әйтүенчә, бүгенге көндә авыручыларның 95%ы прививка ясатмаган кешеләр. Вакцина кадатучылар чирне җиңелрәк кичерә.   
Бүгенге көндә Чаллыда 96 кеше табиблар күзәтүе астында кала бирә. Барлыгы 124 меңнән артык чаллылы вакцина алган. Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев әйтүенчә, шәһәрдә 136 265 доза вакцина бар. Аны яшәү буенча хастаханәләрдә һәм эре сәүдә үзәкләренең берсендә ясатырга мөмкин.
«Вакцинация – һәркемнең сәламәтлеге өчен. Хакимияттә табиблар киңәше буенча өченче вакцинаны ясатучылар да бар. Аллаһка шөкер, алар барысы да эшләп йөриләр», – диде мэр.
Бу атнада Роспотребнадзор хезмәткәрләре сайлау участокларында ковидка каршы чараларның үтәлешен тикшерә башлыйлар. Мәгълүм булганча, 17-19 сентябрьдә 8-20 сәгатьтә РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлау була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: прививка коронавирус