Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Василиса Галицынага 19 яшь тулган булыр иде...

2 февраль көнне сабыйны вәхшиләрчә педофил Фаррух Ташбаев үтерде.

11 ел. 8 яшьлек Василиса Галицынаны аянычлы рәвештә гомере өзелүенә шуның кадәр вакыт узды. Быел 20 февральдә сары чәчле, зәңгәр күзле кызчыкка 19 яшь тулыр иде...

Сидоровка бистәсендә күп балалы гаиләдә яшәгән Василиса мәктәптәге бию түгәрәгеннән өенә җәяү кайтканда җир асты кичүен үткәч юкка чыга. Сөйкемле баланы эзләргә бөтен Чаллы күтәрелә. Башта гаражлар янында аның портфеле, дәфтәрләре, башлыгы табыла. Аннары Тукай районы Октябрь Бүләк авылы тракторчысы карда батып калган машинаны тарттырып чыгаруын, аның эчендә башлыксыз, битендә күгәргән эзләр булган кыз баланы күргәнен сөйли. 4 февральдә полиция Үзбәкстаннан килгән 30 яшьлек Фаррух Ташбаевны тоткарлый. Тикшерүчеләр педофилның баланың аркасына пычак кадавын, мәсхәрәләгәнен, аннары гәүдәсен юл буендагы карга күмеп куйганын ачыклый. Ир-ат гомерлеккә катгый режимлы колониягә озатыла. 

"Василисаның үлеме турында ишеткәч, балаларым да елады", - ди «Челны Поиск «Василиса» төркеменең администраторы Екатерина Денисенко. 

Екатерина Николаевна шул очрак белән бәйле хатирәләрен яңартты.

"Ташбаевны яклау өчен бик көчле адвокат яллаганнарын белдек, гаделлек җиңсен өчен безнең дә («Челны Поиск «Василиса»- ред.) тырышлыгыбыз кирәген аңладык. Җитәкчебез Василиса укыган 5нче мәктәп завучы Вера Юрьевна Русина иде. Кулдан язып транспарантлар ясадык, бер фотостудия зур итеп Василисаның фотосын бастырды, палаткалар алып Казанга киттек. Аккош күле янында суд тәрәзәләренә карап тезелдек. Яныбызга Ташбаевның әти-әнисе дә килде. Борчылганнары йөзләренә чыккан иде. Аларны күргәч, тәннәрем чымырдап китте – газиз балаңның шундый адымга баруын тану, күтәрү бик авыр ич, ышана алмаганнардыр. Җинаять нечкәлекләрен белмәсәм, мин дә ышанмас идем. Тик барысы да расланган, коточкыч фактлар экспертиза ярдәмендә исбатланган.

Моңарчы Чаллы урамнарына, базарларга, зур кибет яннарына чыгып, кешеләрне сораштырган идек. «Сез Ташбаевны гаепләү яклымы, әллә каршымы?» дигән сорауга җавапларын язып алдык, шәһәрдәшләребез кул куйды. Зур дәфтәрләрдән бер өем җыелды. Аларны да суд присяжныйларына тапшырдык. Безнең баруыбызның файдасы булган дип саныйбыз, суд гаепләү карары чыгарды.

Хәзерге вакытта җинаятьче Фаррух Ташбаев Оренбург өлкәсендәге "Черный дельфин" төзәтү колониясендә утыра. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев