Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Ватрушка белән бәрелеп үлгән кызның дустын хөкем иттеләр

Ул ирегеннән мәхрүм итмәүләрен сораган иде.

Ватрушкада шуып һәлак булган Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм университеты студенты Дарья Акинова эшенә нокта куелды. Аның үлемендә дусты Эвелина Якупова гаепле дип табылды. Кызны 3 ел ярымга колония-поселениега җибәрделәр. Иреккә чыккач та аңа 2 ел ярым машина артына утыру тыела.  

Исегезгә төшерәбез, фаҗига 8 январь Аракчино посёлогында булды. Эвелина ватрушканы машинасына бәйләп, Дарьяны тартып йөртә. Зур тизлек нәтиҗәсендә ватрушка юл билгесенә килеп бәрелә. 20 яшьлек Дарья хастаханәдә җан бирә. 

Эвелина табибларга таудан шуганда коймага бәрелде, дип әйтә. Хокук сакчылары тикшерү уздыра. Тик җинаять эзләрен тапмыйлар. Видеокамераларны карап кына фаҗига сәбәпләрен ачыклыйлар. Анда һәлакәт очрагы да, аннан соң ике кешенең килеп ватрушканы алып китүе һәм кан эзләрен яшереп йөрүләре дә чагыла.

Эвелина һәлак булган Дарьяның әнисеннән гафу үтенә, матди ярдәм дә тәкъдим итә. Әмма ана кеше акча алмый. Шулай да җинаять эшен туктатуны сорый. Эвелина Казан кызы, ятим үскән. Адвокаты катгый җәза бирмәүләрен, шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итүләрен сорый. ТР прокуроры Альберт Суяргулов гаепләнүче кызга 5 ел колония-поселение бирүләрен таләп итә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев