Вероника Лазарева: "Кулсыз-аяксыз булу йолдыз булырга комачауламый"
Чаллы ятимнәр йортында тәрбияләнгән аяксыз-кулсыз Вероника Лазарева Казанда чираттагы концертын куярга әзерләнә.
"Старт бирелде. Иҗатташ дусларым белән яңа җырлар яздыра башладым", - диде ул. Журналист Зөлфия Галим белән әңгәмәдә ул беренче концертын Казан курчак театрында куюын, аны оештыруда ТР мәдәният министрлыгына, Казан шәһәре мәдәният идарәсенә рәхмәт әйткән иде. Вероника Лазарева белән әңгәмәне шушы сылтама буенча укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев