Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Владимир Путин Россия халкын Яңа ел белән котлады

Президент үзенең котлавында билгеләп үткәнчә, бер ел элек беркем дә безгә нинди сынаулар аша үтәргә туры киләчәген күз алдына да китерә алмады.

2020 елның 31 декабреннән 2021 елның 1 гыйнварына каршы төндә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин традиция буенча Яңа ел мөрәҗәгате белән чыгыш ясады.

Президент үзенең котлавында билгеләп үткәнчә, бер ел элек беркем дә безгә нинди сынаулар аша үтәргә туры киләчәген күз алдына да китерә алмады.

"Һәм хәзер узып баручы ел үз эченә берничә ел йөген алган кебек тоела. Ул һәрберебез өчен авыр булды, борчылулар һәм зур матди кыенлыклар, кичерешләр белән, ә кемдер өчен - якыннарын, яраткан кешеләрен югалтулар белән. Ләкин узып баручы ел авырлыкларны җиңеп чыгуга өметләр белән дә бәйле булды.

Бу елны без, ата-бабаларыбыз традицияләрен ихтирам итүче бердәм халыкка хас булганча, бергәләп уздык. Әлеге кыйммәтләр: батырлык, ярдәмчеллек һәм шәфкатьлелек - безнең йөрәкләрдә, характерда һәм гамәлләребездә.

Без кадерле ветераннарыбызга, нацизмны җиңгән батырлар буынына тигезләшәбез. Бернигә дә карамастан, без изге бурычны үтәдек - Бөек Җиңүнең 75 еллыгын рәхмәт хисе белән билгеләп үттек", - диде Владимир Путин.

Президент пандемия темасына зур игътибар бирде. Владимир Путин билгеләп үткәнчә, "куркыныч вирус гадәти яшәү рәвешен үзгәртте, ләкин сынаулар һәм бәла-казалар һичшиксез уза, иң мөһиме, безне игелекле һәм көчле итүче нәрсәләр кала: мәхәббәт, үзара аңлашу, ышаныч һәм ярдәм". Аерым сүзләрне Владимир Путин Яңа ел бәйрәме табыны артында була алмаучыларга багышлады. Ул авыруларга тизрәк савыгуларын теләде, табибларның һәм шәфкать туташларының батырлыгын билгеләп үтте, ашыгыч хезмәтләр һәм хәрбиләрне искә төшерде, постта булганнарның барысы ярдәмендә Россия гражданнары Яңа елны каршылау өчен тыныч күңел белән җыела ала, дип ассызыклады.

Владимир Путин россиялеләргә үз-үзләренә ышанырга һәм кыенлыклар алдында чигенмәскә, шулай ук киләчәктә ил уңышларының нигезе булган бердәмлекне сакларга чакырды.

Фото: ТАСС.

Автор: Фануз Хабибуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Президент Путин Минниханов Россия Татарстан