Хәрби кафедра тәмамлаучылар да өлешчә мобилизациягә эләгәчәк
Бу хакта Татарстанның хәрби комиссариатында хәбәр иттеләр.
Өлешчә мобилизациягә дәүләт югары уку йортлары каршындагы хәрби уку үзәкләрен (хәрби кафедраларны) тәмамлаучылар чакырылачак. Аларның запастагы офицерлар, сержантлар, старшиналар, солдатлар, матросларны хәрби әзерләү программаларын үзләштергән булулары һәм хәзерге вакытта Россия Кораллы Көчләре запасында торулары шарт.
«Әгәр аларның хәрби-учет белгечлекләренә ихтыяҗ бар икән, аларны чакырырга мөмкиннәр. Юк икән, алар тынычлап Ватан хакына хезмәт итә ала», – дип аңлатты Дәүләт Думасының Саклану комитеты башлыгы, саклану министрының элеккеге урынбасары генерал-полковник Андрей Картаполов.
Хәрби кафедраны тәмамлаган һәр офицер, мобилизацияләнгән очракка, билгеле бер хәрби частька алдан билгеләнеп куелды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев