Хәрби операциядә ике Чаллы егете һәлак булды
Алар Украинага үз теләкләре белән киткән булган.
Иртәгә шәһәрдә соңгы юлга 2 хәрби егетне озатачаклар. Аларның берсе - Чаллы егете Николай Тришкин. Ул октябрь башында атыш вакытында һәлак була. Аның 2014 елдан соң да үз теләге белән Донбасcта хезмәт итүе билгеле. Икенче солдатның исеме - Александр Китов. Ул Кече Шилнәдә яшәгән. Геройларның икесе дә Украинадагы махсус хәрби операциягә үз теләкләре белән киткән. Алар Чаллыдагы яшьләр зиратының православие өлешендә җирләнәчәк.
Башка яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев