Ял көннәрендә гиппермаркетларны эшләтмәскә уйлыйлар?
Яңалыклар тасмасы

Ял көннәрендә гиппермаркетларны эшләтмәскә уйлыйлар?

Бу яңалык халыкны авыл хуҗалыгы ярминкәләренә барырга мәҗбүр итәчәк.

Дәүләт Думасы депутаты якшәмбе көннәрендә азык-төлек гипермаркетлары эшенә чикләү кертергә тәкъдим итте. Автор бу чара фермерлык базарлары һәм ярминкәләр үсешенә этәрәчәк, дип саный.

Бу идеяне депутат Олег Матвейчев РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров исеменә хатта язган. Бу хакта RT хәбәр итә.

Гипермаркетлар эшен чикләү сатып алучыларны якындагы кибетләргә яки авыл хуҗалыгы ярминкәләренә барырга мәҗбүр итәчәк. Бу, үз чиратында, фермер хуҗалыклары үсешен стимуллаштыра.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


закон

Нет комментариев